Бүген Татарстан Табигый тарих музеенда “Тыюлыклы Россия. Кроноцкий тыюлыгы” дигән фотокүргәзмә ачылды. Ул Россиядә тыюлык системасына нигез салынуга 100 ел тулуга һәм Экология елына багышланган экспозицияләр сериясен дәвам итә.
Кроноцкий дәүләт табигый биосфера тыюлыгы – Россиядәге иң борынгы тыюлыкларның берсе. Аның гомум мәйданы миллион гектардан артып китә.
Экспозиция 12 фотосурәтне үз эченә ала. Күргәзмә ноябрь азагына кадәр дәвам итәчәк.