Гореф-гадәтләр һәм хәзерге заман. Күчеш үзенчәлекләре, трансформация мөмкинлекләре

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

25-27 августта “Крутушка” Халыкара этник фестивале кысаларында “Гореф-гадәтләр һәм хәзерге заман. Күчеш үзенчәлекләре, трансформация мөмкинлекләре” дигән фәнни-гамәли конференция узачак.

Галимнәр – тарихчы һәм этнографлар, кием дизайнерлары, фольклор ансамбльләре, шулай ук фестиваль тамашачылары 25 август көнне “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясендә җыелачак.

Чараның бер юнәлеше милли киемнәргә багышлана. Ә икенче юнәлеше бәйрәмнәр турында булачак. Анда катнашучылар бәйрәмнәр, аларны саклап калу һәм киләчәек буыннарга тапшыру турында фикер алышырга җыена.

IX “Крутушка” Халыкара этник фестивале “2014-2020т елларга Татарстан Республикасында милли сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы нигезендә үткәрелә.

Фестивальне “Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге” ҖЧҖ, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы Мәдәният, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары, Биектау муниципаль районы хакимияте ярдәмендә оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International