Бүген Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында сигезенче Бөтенроссия авыл сабан туе уза

2017 елның 22 июле, шимбә

Бүген Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында сигезенче Бөтенроссия авыл сабан туе уза. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан һәм Пенза өлкәсе Хөкүмәтләре тарафыннан оештырылды. Бирегә Пенза һәм Татарстаннан гына түгел, Россиянең бөтен төбәкләреннән кунаклар җыелган.

Сабан туе ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Олег Мельниченко сәламләде.

«Бүген күптәнге хыялым чынга ашты, Урта Әләзән авылын килеп күрдем. Яңа мәктәпне, мәчетне карап чыгу насыйп булды. Сабан туе – ул безнең халыкның традициясе, горурлыгы, яраткан бәйрәме. Быел Россиянең 59 төбәгендә, дөньяның 32 илендә татарлар Сабан туйларын бәйрәм итәБу бәйрәм бүген татарлар, башкортларның гына түгел, иң мөһиме ул безнең халыкның үзенчәлекләрен күрсәтә», - дип Рөстәм Миңнеханов Пенза өлкәсе, Урта Әләзән авылы татарларын, Сабан туе кунакларын бәйрәм белән тәбрик итте. Киләчәктә дә бергә, бердәм булып яшәргә язсын, дип теләде.

Төбәкнең милли-иҗтимагый һәм икътисади үсешенә өлеш керткән татарлар Татарстан Президенты Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтариятенә «Форд Транзит» микроавтобусы бүләк ителде. Рөстәм Миңнеханов автобус ачкычын оешманың җитәкчесе Бәкер Акъҗегетовка тапшырды. Көрәшнең абсолют батыры исә кич Татарстан Президенты исеменнән «Лада Гранта» автомобиленә утырып китәчәк.

Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев Татарстан Президентын өлкәнең дусты дип атап,  Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен сәламләп үтте. Бөтенроссия Сабан туен Урта Әләзәндә оештыруларын Пенза өлкәсенә, төбәктә яшәүче татарларга зур ышаныч белдерү буларак кабул итүен белдерде.

«Урта Әләзән Европада иң зур авыл, монда 10 меңгә якын кеше яши. Бәйрәмгә килгән кунакларга, делегацияләргә рәхмәтләребезне җиткерәм. Сабан туе мөһим җыен, ул ерак тамырларыбызны барлый, төрле милләтләр, дин вәкилләре дус-тату яшәгән дәүләт тарихын күрсәтә. Бүген бәйрәмдә татарлар, мөселманнар гына түгел, христиан дине тарафдарлары да бар. Оештыручыларга шундый зур эшләр башкарып чыкканы өчен шулай ук рәхмәт әйтәбез. Мин Пенза өлкәсендә яшәвем, һәм сезнең белән бергә булуым белән горурланам», - диде Иван Белозерцев.

Төбәкнең актив татарлары губернатор кулыннан да Мактау грамоталары алды. Сабан туе уңаеннан ат чабышында җиңүчене исә губернаторның «Нива» машинасы белән бүләкләячәге дә әйтелде.

Сабан туе кунакларын Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Олег Мельниченко да тәбрик итте. «Сабан туе игенче, төзүче, безнең балаларыбызга тәрбия, аң-белем бирүче эшчән, тырыш кешеләрне данлый. Бу игелекле эшләре өчен рәхмәт аларга, бәйрәмнәр дә күңелле узсын», - дип ассызыклады Олег Мельниченков сәламләү чыгышында.

Сигезенче Бөтенроссия авыл Сабан туе катнашучылары һәм кунакларын тәбрикләп Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Кырым һәм Сарытау өлкәсе җитәкчелегеннән дә котлау телеграммалары килгән. Сабан туе ачылышында аларны да укып үттеләр.

Көне буе мәйданда Татарстан һәм Пенза сәнгать осталары концерты барды. Сәхнәдә Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Закиров, Резеда Шәрәфиева, атказанган артист Рөстәм Асаев һәм башка танылган җырчылар, «Казан» бию ансамбле, "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры чыгыш ясады. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International