Татарстанда яңартылган ике кино залы ачылды

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Чистайның мәдәни үзәгендә урнашкан яңартылган цифрлы кино залы ("Иллюзион"кинотеатры) ачылышы узды. Тантана барышында кино геройлары катнашында анимацион балалар программасы куелды. Биредә шулай ук бүләкләр уйнатылды һәм популяр фильмнар күрсәтелде.

Ә Баулыда исә заманча кино залы Мәдәният йорты каршында эшли башлады.

Цифрлы җиһазлар 100 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләрдә кинотеатрларга ярдәм итү буенча федераль программа субсидиясе хисабына сатып алынган. Искәртеп узабыз: 5 млн сум күләмендәге акча кире кайтармау шарты белән бүлеп бирелә. Заманча җиһазландырылган кино залларында Россиядә төшерелгән фильмнар кварталдагы кино сеансының 50 процентын тәшкил итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International