Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсендә Брайль шрифты белән нота-музыка әдәбияты каталогы нәшер ителгән.
Әлеге китап “Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе” ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе һәм аның филиаллары фондларында булган рельеф-нокта шрифтлы нота басмаларының библиографик күрсәткече рәвешендә.
Китапханәнең Брайль фондында җиде йөзләп нота саклана. Алардан башлап кына килүче һәм профессиональ музыкантлар бик теләп файдалана. Нота-музыка әдәбиятына ихтыяҗ зур булуны истә тотып, республикада булган нота басмалары турындагы барлык мәгълүмат бердәм каталогка тупланган. Ул ике форматта: Брайль системасында һәм зурайтылган шрифт белән бастырылган.