Кайбыч районының Соравыл авылында күп функцияле үзәк ачылды

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Кайбыч районының Соравыл авылында күп функцияле үзәк ачылды. Ул 2017 елга Республика мәдәни әһәмияткә ия объектлар төзү һәм капиталь ремонтлау программасы кысаларында төзелгән.

“Мин бу бинаның бер дә буш торуын теләмәс идем. Бирегә балалар килеп, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнсен, авылларда тормыш кайнап торсын. Бу үзәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә төзелде”, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Альберт Рәхмәттулин.

Үзәк 50 урынга исәпләнгән, анда китапханә һәм медпункт та урнашкан.

Районда күптән көтелгән вакыйганы җирле фольклор коллективлары катнашында бәйрәм концерты белән билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International