13 июль көнне 17.00дә “Мир” кинотетрында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә режиссер Әнвәр Габдрахмановның “Канатлы Казан” фильмы премьерасы булачак. Ул Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның тууына 100 ел тулуга багышланган.
Фильмда уникаль кинохроника кадрлары, элегрәк тамашачыга билгесез булган фактлар файдаланылган.
Картинаны караганнан соң тамашачылар иҗат төркеме һәм М.Девятаевның туганнары белән аралаша ала. Керү бушлай.