Республикада чуашларның “Уяв” бәйрәме көтелә

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

8 июль көнне Татарстанның Нурлат шәһәрендә “Уяв” чуаш мәдәнияте бәйрәме узачак. Анда Татарстан, Чуашстан һәм Башкортстан республикалары, Самара, Ульяновск, Төмән, Пенза өлкәләре, Тольятти, Екатеринбург, Самара, Мәскәү шәһәрләреннән килгән фольклор коллективлары катнашачак.

Бәйрәм программасында “Чуаш гүзәле”, “Чуаш батыры”, “Милли эчемлек”, “Милли ризык”, “Декоратив-гамәли сәнгать”, “Уяв гармунчысы”, “Тормыш агачы”, “Уяв объективта” конкурслары, шулай ук төрле күргәзмә һәм остаз дәресләре үткәрү каралган.

Мәдәни чара иртәнге сәгать 10.00да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International