Татарстан авылларына кино бара

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

Татарстанның 12 киноучреждениесенә автомобильләр тапшырылды. Җиде урынлы Lada Largus Универсал автомобиле ачкычлары Әлки, Әтнә, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Чирмешән һәм Чистай районы кино күрсәтү оешмаларына бирелгән.

Әлеге автомобильләрнең бүләк сертификаты муниципаль район вәкилләренә Татарстан мәдәният министрлыгы коллегиясендә тапшырылган иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International