«Мир» кинотеатрында «Мөхәммәт – Аллаһ илчесе» фильмы күрсәтелә башлый

2017 елның 23 июне, җомга

25 июньдә Казанның “Мир” кинотеатрында «Мөхәммәт  – Аллаһ илчесе» фильмы күрсәтелә башлый.

Иран режиссеры Мәҗид Мәҗиди әлеге әсәрне 10 ел дәвамында төшергән. Ул Иран кинематографиясе тарихында иң зур бюджетлы картина булып танылды. Кино чыгымнары барлыгы 50 миллион доллар тәшкил итә. «Мөхәммәт  – Аллаһ илчесе»  2015 елда «Оскар»ның «Чит телдәге иң яхшы фильм»  номинациясе премиясенә тәкъдим ителде. Ислам кануннары буенча әсәрдә пәйгамбәрнең йөзе күрсәтелми. Фильм – «Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы» («Жизнь Пророка Мухаммада») трилогиясенең беренче өлеше булып санала. Пәйгамбәрнең 12 яшькә чаклы тормышын һәм исламның барлыкка килүен сурәтли.

Төшерү төркемендә Иран актерларыннан тыш, төрле илләрнең кино осталары да катнашкан. Сыйфатлы әсәр заманча Иран кино сәнгатенең визит карточкасы буларак кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International