Казанда VI Халыкара яһүд музыкасы фестивале ачылды

2017 елның 2 июне, җомга

Бүген Казанның нәкъ үзәгендә, Петербург  урамында VI Халыкара яһүд музыкасы фестивале ачылды. Аның ачылышында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Татарстан Республикасы Яһүдләр милли-мәдәни автономиясе” Төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Михаил Скоблионок катнашты.

“Бу фестивальне без Одессадан алып кайттык. Мин анда беренче тапкыр җиде ел элек булдым һәм анда менә шундый гаҗәеп фестиваль бара иде. Миңа ул бик ошады һәм без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мәдәният министрлыгы белән  андый фестивальне безнең республикада да үткәрү турында килештек. Иң кызыгы шунда, Одессада бу фестиваль үткәрелми, ә бездә менә инде алтынчы ел дәвам итә. Ул елдан-ел көчәя генә бара”, - дип белдерде фестиваль ачылышында Михаил Скоблионок.

“Яңгыр явып торуга да карамастан, фестиваль ачылышына килгән тамашачыларга, аны оештыручылар: яһүдләр автономиясе, музыкантларга рәхмәт әйтәсем килә. Музыка тыңлаган вакытта анда милләтнең шатлык-сөнечләрен, борчу-хәсрәтләрен дә ишетәсең, әлеге халык үткән юлны күрәсең. Минемчә, мондый фестивальләр булырга тиеш һәм алар булачак та. Ел саен фестиваль үткәрүгә ярдәм иткәне өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт”, - дип билгеләп үтте Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.

Бүген кичкә кадәр Казан халкы һәм кунаклары өчен Израиль, Чехия, Беларусь һәм Украинадан 11 коллектив чыгыш ясаячак. Биредә фортепиано һәм цимбалы, кавер-бэнд һәм халык көйләре, скрипка һәм контрабас музыкасын тыңлап булачак.

Фестиваль өч көн дәвам итә һәм 4 июнь көнне гала-концерт белән тәмамлана. Анда фестиваль көннәрендә яңгыраган иң яхшы музыканы ишетеп булачак. Чараның махсус кунагы - Россиянең халык артисты Андрей Макаревич. Ул үзенең иң танылган җырлары һәм “Идиш джаз” дигән яңа программа белән чыгыш ясаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International