Менделеевск районы мариларның “Семык” бәйрәменә чакыра

2017 елның 2 июне, җомга

Иртәгә Менделеевск районының Илнәт авылында “Семык” Республика мари мәдәнияте бәйрәме узачак.

Быел бәйрәмдә Татарстанның 10 муниципаль районы, Мари Элның Волжск һәм Горномарийск, Удмуртия Республикасының Алнаш һәм Кизнер, Башкортстан Республикасының Краснокамск, Киров өлкәсенең Нократ-Полянский районнары, Казан, Чаллы, Йошкар-Оладан да мари фольклор һәм вокал коллективлары катнашуы көтелә.

“Семык” кысаларында шулай ук «Чевер марий ӱдыр»  һәм  «Марий Патыр» конкурслары да узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International