Әлмәт театры XV Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты булды

2017 елның 2 июне, җомга

Әлмәт театрының “Кибет” спектакле XV XV Россиянең кече шәһәр театрлары фестивалендә “Кече формалы спектакль” номинациясендә җиңүче дип табылды.

Быел фестиваль 25 майдан 3 июньгә кадәр Тубыл шәһәрендә уза. Форумда Красноярск, Пермь, Краснодар крайлары, Түбән Новгород, Кемерово, Самара, Липецк һәм Төмән өлкәләре, Ханты-Манси автоном округы Югра, Удмуртия һәм Татарстан Республикаларынан килгән 15 төбәк иҗат коллективлары һәм театрлары (350 катнашучы) үзләренең иң яхшы спектакльләрен уйнады.

П.П.Ершов исемендәге Тубыл драма театры сәхнәсендә Әлмәт татар дәүләт драма театры О.Жанайдаровның “Кибет” спектаклен тәкъдим итте. “Кибет” – бу сезонның премьерасы.Спектакль Татарстан Тетар эшлеклеләре берлеге бүлеп биргән грант хисабына сәхнәләштерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International