La Primavera камера оркестры концерт сезонын яба

2017 елның 29 мае, дүшәмбе
Бүген Рөстәм Абязев җитәкчелегендәге Казан камера оркестры чираттыгы концерт сезонын яба. Казан тамашачыларына Граф Муржа – күп санлы халыкара конкурслар, шул исәптән Мәскәүдә узган X Чайковский исемендәге халыкара конкурс җиңүчесе тәкъдим ителәчәк. Концерт программасында Паганини һәм Пьяццола әсәрләре кертелгән. Концерт “Көнчыгыш Көнбатыш белән очрашкан урында” 45нче Европа кыллы уен кораллары укытучылары ассоциациясе Халыкара конференциясе кысаларында, дөньяның 20дән артык ил вәкиле катнашында узачак. Искәртәбез: әлеге конференция Россиядә беренче тапкыр үтә. La Primavera оркестры яңа сезонны 20 сентябрь көнне ачарга ниятли. Җәйге тәнәфестән соң тыңлаучыларга Жил Апап, Майя Иргалина, Ольга Шроубкова, Артем Дервоед, Рэм Урасин, Ольга Орловская, Александр Митенев,Родион Замуруев, Лей Чжу, Денис Шаповалов, Ирмина Тринкос һәм башкалар катнашында концертлар көтелә. Яңа сезонда L’arte del arco VI Халыкара фестивале узачак, шулай ук “Киләчәк йолдызлары” проекты оештырылыр дип көтелә. Балалар абонементы кысаларында концертлар, шулай ук хәйрия программалары да планга кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International