Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республикада “Татарстанның чиста урманнары” традицион табигатьне саклау акциясе уза. Бүген, 27 май көнне, әлеге акция кысаларында Урман массивларын җыештыру көнне үтте.
Республиканың барлык министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре “Шәһәр яны урманчылыгы” Дәүләт казна предприятиесенең Матюшино участок урманчылыгының урман территориясен җыештырырга чыкты. Татарстан Мәдәният министрлыгы да акциядән читтә калмады. Министрлык хезмәткәрләре үзләренә бүленгән участокны бик теләп чистарты.