Татарстан Мәдәният министрлыгына Иран делегациясе килде

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Иран делегациясе белән очрашты.  Иран делегациясе составында Иран Ислам Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының Халыкара тикшеренүләр һәм мәгариф үзәге директорының тикшеренүләр буенча урынбасары, Документлар һәм дипломатия идарәсе генераль директоры Мортеза Даманпак Джами, Документлар һәм дипломатия идарәсе генераль директоры урынбасары Бахрам Тахери, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы консулы Шафагат Малекоддин бар иде. Очрашуда шулай ук мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, министр урынбасары Гүзәл Шәрипова катнашты.

Мортеза Даманпак Джами сүзләренчә, Иран белән Татарстан арасында элемтәләр бик күптәннән салынган. Казанда ике йөз елдан артык иранистика мәктәбе эшли. Татарстан Милли китапханәсендә фарсы телендә язылган китаплар күп саклана. Иран кинематографистлары Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнаша. “Бездә әле хезмәттәшлек өчен юнәлешләр бик күп. Минем Казанга сәфәремнең төп максаты  - Иран белән Татарстанның уртак хезмәттәшлек тарихын күрсәтү. Безнең Документлар һәм дипломатия идарәсе  әлеге тарихны ачыклау өчен эшли”, - дип белдерде ул.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин делегация әгъзаларына Болгар музей-тыюлыгы, Зөя шәһәре, Казан Кремле турында сөйләде, алар белән танышырга чакырды. Шулай киләчәктә дә ике яклы хезмәттәшлекне дәвам итәргә дигән теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International