Татарстан Халыклар дуслыгы йортында татар-төрек дуслыгына багышланган концерт

2017 елның 23 мае, сишәмбе

“Татарстан-Төркия дуслык җәмгыяте” Республика иҗтимагый оешмасы 25 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан 24 май көнне Татарстан Халыклар дуслыгы йортында татар-төрек дуслыгына багышланган концерт уза.

Оешманың Идарә рәисе Фирдүс Фәтхлисламов башлангычы белән һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә Бахадыр Зурнаджы җитәкчелегендәге “ТУРКУАЗ” инструменталь ансамбле концерт программасын әзерләгән. Ансамбль составына сигез музыкант керә, алар сигез уен коралында төрек халык көйләрен башкарачак.

Концертта татар эстрадасы артистлары катнашачак. Бирегә килүчеләр татар, төрек халык җырлары тыңлый һәм биюләрен күрә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International