“Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” конкурсында җиңүчеләрне бүләклиләр

2017 елның 23 мае, сишәмбе

26 май көнне “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” конкурсында һәм “Иң мәдәни ата-ана” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. Бәйрәм Габдуллла Тукай әсәре буенча куелган “Су анасы” спектаклен карау белән тәмамлана.

“Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни-белем бирү проекты Татарстанда өч елдан артык гамәлгә ашырыла. Проект 2014 елда башланды һәм Мәдәният елында анда бары беренче сыйныф укучыларын гына катнаша алды. Барлыгы  40000 баланы берләштерде.

Балалар, ата-аналар һәм укытучыларның уңай бәяләмәсе әлеге тәҗрибәне алга таба да үстерүгә этәргеч бирде. Проектны Татарстан Президенты, “Бердәм Россия” партиясе Югары советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов та хуплады.

Хәзерге вакытта әлеге проект “Бердәм Россия”нең “Тарихи хатирә” федераль партия проектын тормышка ашыру планына кертелгән.

Бүгенге көндә проектта республиканың 1-4 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International