«Нәүрүз» фестивале оештыру комитеты чакырылган тәнкыйтьчеләрнең исемнәрен игълан итте

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Төрки халыкларның “Нәүрүз” XIII Халыкара театр фестивале спектакльләрен Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Уфа, Пермь һәм Казан театр тәнкыйтьчеләре бәяләр дип көтелә. Фестиваль 5-9 июньдә Казан театрларында уза.

Быел “Нәүрүз” фестивале спектакльләрен сигез танылган театр тәнкыйтьчеләре карый:

Александр Вислов – «Вопросы театра» журналының баш мөхәррир урынбасары, ГИТИСның театр белгечлеге факультеты мөгаллиме, “Алтын битлек” Бөтенроссия театр фестиваль-премиясенең 2014/2015 сезоны экспертлар берлеге рәисе, Мәскәү;

Динә Дәүләтшина – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,  Уфа “Нур” татар дәүләт театрының сәнгать-җитәкчелек бүлеге мөдире, Уфа. Динә Гатуевна, шулай ук, “Нәүрүз хәбәрләре” гәҗитенең баш мөхәррире вазыйфаларын башкарачак, әлеге гәҗит “Нәүрүз” фестивале барышында көн саен бастырылачак;

Татьяна Джурова – «Петербургский театральный журнал» интернет-блогы мөхәррире, “Алтын битлек” премия-фестивале эксперты, сәнгать фәннәре кандидаты,  Санкт-Петербург;

Нияз Игъламов – Г.Камал исемендәге ТДАТның әдәби бүлек мөдире, Казан;

Елена Карась - “Алтын битлек” Бөтенроссия театр фестиваль-премиясенең 2015/2016 сезоны экспертлар берлеге рәисе, ГИТИСның театр белгечлеге факультеты мөгаллиме, «Российская газета» гәҗите күзәтүчесе, Мәскәү;

Олег Лоевский – «Реальный театр» Бөтенроссия фестивале директоры, Екатеринбург Яшь тамашачылар театрының директор урынбасары, Екатеринбург;

Андрей Пронин – «Прорыв» Санкт-Петербург яшьләр театр премиясен гамәлгә куючыларның берсе, Петербургның Шоукейс программа директоры, «Театр», «Театральный Петербург» журналлары, «Colta.ru» интернет-басмасында язмалар авторы, Санкт-Петербург;

Татьяна Тихоновец -  Пермь мәдәният һәм сәнгать академиясе доценты, “Алтын битлек” милли премиясенең һәм башка Россия театр фестивальләренең  экспертлар берлеге әгъзасы, «Театр» һәм «Петербургский театральный журнал» басмалары күзәтүчесе, Пермь.

XIII "Нәүрүз" афишасына Алтай, Башкорстан, Кабардино-Балкария, Казахстан, Татарстан, Тыва, Хакасия, Чувашия һәм Якутиянең иң яхшы спектакльләре керде. Фестивальнең махсус кунагы - Эстониянең "R.A.А.A.M" театры, ул “Алтын битлек” лауреаты, “Якутия Тарантиносы” Сергей Потапов куелышындагы “Убыр” спектаклен тәкъдим итә. Фестивальнең репертуары үзенең төрлелеге белән аерылып тора:  монда чит ил классикасы да, этник кыйссалар да, заманча драматургия дә урын алган. Фестиваль 400дән артык катнашучы җыячак.

XIII "Нәүрүз"нең спектакльләре 5 театраль мәйданда: Камал театрының Зур һәм Кече, Тинчурин, Яшь тамашачылар (ТЮЗ) һәм "Әкият" курчак театрлары сәхнәләрендә күрсәтелә. Спектакльләргә билетларны театрларның кассаларында, Интернет челтәрендә, шулай ук билет сату операторлары аша сатып алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International