24 май көнне Казан Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган Бөтенроссия акциясендә катнаша. Шәһәрнең зур музыкаль коллективлары катнашындагы концерт (500дән артык кеше катнаша) С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. Концерт 13.00 башлана.
Бәйрәмдә Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры, ТР Дәүләт җыр бию ансамбле хоры, Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” камера оркестры, Казан Балалар музыка мәктәпләре җыелма хоры, Казан дәүләт мәдәният институты хоры, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы хоры (сәнгать җитәкчесе Динә Венедиктова) катнашачак.