“Әкият” курчак театры “Кунак сарае” фестивалендә өч дипломга лаек булды

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Оренбургта узган “Кунак сарае” IX Халыкара Яшьләр һәм өлкәннәр өчен курчак театрлары фестивалендә “Әкият” Татар дәүләт курчак театры өч дипломга лаек булды. А.Цагарелиның “Ханума” спектакле жюри тарафыннан өч номинациядә билгеләп үтелде. Дилюс Хуҗаәхмәтов (Княз роле өчен) иң яхшы ир-ат роле, Наталия Егорова (Ханума роле өчен) иң яхшы актерлык эше өчен диплом алды. Ә театрның хореографы Гүзәл Маннапова балетмейстер эше өчен дипломга лаек дип табылды.

Искәртеп узабыз: фестиваль афишасында Россия, Әрмәнстан, Беларусь һәм Израильның тугыз шәһәреннән 11 спектакль тәкъдим ителгән иде. Күп кенә катнашучылар “Алтын битлек” театраль конкурсы лауреатлары. Фестиваль 18-21 май көннәрендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International