Татарстан мәдәният министры Франциянең Россиядәге Илчелегенең хезмәттәшлек һәм мәдәният буенча киңәшчесе урынбасары белән очрашты

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Франциянең Россиядәге илчелегенең хезмәттәшлек һәм мәдәният буенча киңәшчесе, мәдәният буенча атташе Элизабет Браун белән очрашты. Алар Татарстан Республикасы белән Франция арасында мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары хакында фикер алышты.

Элизабет Браун Казанга Россиядә Француз институты һәм Альянс Франсезның Россиядәге челтәренең уртак проекты кысаларында килгән. Проект Россиядә Француз институты һәм Альянс Франсезның Россиядәге челтәренә 25 ел тулуга багышлана.

2018 ел Россиядә рус балеты һәм бөек француз хореографы Мариус Петипның тууына 200 ел тулуга багышлана. Элизабет Браун сүзләренчә, юбилейны бәйрәм итү – мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уртак проектларны тормышка ашыру өчен яхшы сәбәп. Айрат Сибагатуллин мәдәниятара хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләрен карарга һәм ярдәм итәргә ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International