Әстерханда Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды

2017 елның 13 мае, шимбә

Бүген Әстерханда, Федераль Сабан туе-2017 башланыр алдыннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин белән берлектә, татар герой-шагыйре һәм журналист Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасында катнашты.

Шагыйрь бюсты шәһәр үзәгендә – Әстерхан дәүләт университеты скверында куелган. Ул Әстерхан “Дуслык” төбәк татар милли мәдәнияте җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы һәм Знаменск гарнизоны башлыгы генерал-майор Леонид Михолап башлангычы белән куелган.

ТР Президенты Әстерхан өлкәсе губернаторына, сынчыларга, әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Әстерханда Муса Җәлилгә һәйкәл ачылуга без бик шат. Безнең геройлар турында хәтер мәңгелек булырга тиеш. Сез бик яхшы эш эшләдегез", - диде ул. 

Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин ассызыклаганча, Муса Җәлил - Россия халкы өчен үрнәк ул. "Әсирлектә чагында Муса Җәлил көрәшен туктатмый, шигырь язуны дәвам итә. Бу - Ватаныңны ярату, аны саклау һәм үз гомерең исәбенә аны коткару үрнәге", - дип белдерде. Ул шулай ук шәһәрдә шагыйрь исемен йөрткән урам барлыгын да искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International