С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы композиторларның иҗат кичәсенә чакыра

2017 елның 5 мае, җомга

13 май көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында композиторлар Ренат Еникиев һәм Леонид Любовскийларның 80 яшьлек юбилейларына багышланган иҗат кичәсе узачак. Аны Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Композиторлар берлеге оештыра.

Концертның беренче бүлегендә Ренат Еникиев язган Оркестр белән скрипка өчен концерт-поэмасы, Оркестр белән фортепино өчен концерт һәм Россия һәм чит илләрдә иң танылган әсәр – симфоник оркестр өчен “Рапсодия” яңгыраячак.

Кичәнең икенче өлеше Леонид Любовский иҗатына багышланачак. Симфоник оркестр белән альт өчен концерт-симфониянең премьерасын, Беренче симфония (яңа редакция) һәм “Татарстан халыклары исәнлеге өчен” әсәрләрен ишетеп булачак.

Концерт Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры катнашында узачак, дирижер  - Михаил Мосенков. Концертларның солистлары арасында – Шамил Монасыйпов (скрипка), Айдар Баһаветдинов (альт), Кирилл Егорычев (фортепиано) бар.

Иҗат кичәсе 17 сәгатьтә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International