Тинчурин театрында сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәре өчен хәйрия спектакле күрсәтелә

2017 елның 5 мае, җомга

Бүген 12.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен хәйрия спектакле күрсәтелә. Чарага Казан шәһәреннән, шулай ук Татарстанның Арча, Питрәч, Балтач, Лаеш һәм башка районнарыннан 300ләп кеше чакырылган. 

Бу юлы тинчуринлылар ветераннар игътибарына Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Эх, алмагачлары!” комедиясен тәкъдим итәчәк. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Спектакльнең премьерасы 2015 елның 5 маенда булган.

Спектакльдә Алмагач иле авылы халкы турында сүз бара, алар зур түземсезлек белән Президент килүен көтә. Бу вакыйга берәүне дә битараф калдырмый. Шунлыктан барлык авыл халкы шау-гөр килеп бәйрәмгә әзерләнә. Тик, менә сорау килеп туа, әлеге тантаналы чарада кем беренче булып чыгыш ясар? Ветераннармы, авыл яшьләре яки көтелмәгән шәһәр җырчыларымы? Бу иҗади бәхәстә кем җиңәр, яңа клуб ачылышына Президент килерме-юкмы – боларның барысын да “Эх, алмагачлары!” музыкаль комедиясен караганнан соң белергә мөмкин. Спектакль халыкчан юмор, биюләр, таныш җырлар белән сугарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International