Камал театрында Наил Дунаевның юбилей кичәсе үтте

2017 елның 5 мае, җомга

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм М.Җәлил исемендәге республика бүләкләре лауреаты Наил Дунаевның 80 еллык юбилей кичәсе үтте. Юбилярны котларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, иҗатташ дуслары һәм күп санлы тамашачылар килгән иде.

Наил Дунаевны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехнов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе, депутатлар исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары Римма Ратникова котлады. Ул искәртеп узганча, күптән түгел юбилярга төбәкнең иң дәрәҗәле бүләге – “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен” ордены тапшырылды. “Сез бик күп һәм истә кала торган рольләр башкардыгыз. Мин Әхмәт Фәйзи әсәре буенча куелган спектакльдә Тукай ролен аерым атап китәр идем. Ул безнең йөрәкләргә уелып калды”, - диде ул. “Хәтта тискәре рольләр уйнаган вакытта да сез ниндидер яктылык, изгелеккә урын калдырасыз”, - дип тә өстәде парламент Рәисе урынбасары. Ул Наил Дунаевка Татарстан Президенты исеменнән “Форд” автомобиле ачкычын тапшырды. Шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев котлавын укып, аның исеменнән дә бүләк бирде.

Наил Дунаев (Николай Иванович Дунаев) 1937 елның 3 маенда Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итә. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгы буенча укыта. Профессор (2006).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International