Иртәгә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 72 ел тулуга багышлап, “Көзебезнең язы” (Р.Шәриф) спектален тәкъдим итә. Аңа “Казан татарлары” ветераннар клубы, “Радиоприбор” АҖ Ветераннар советы, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан җирле оешмасы, “Картаямени соң йөрәк” Татар ветераннары җәмгыяте, “Без бергә” Тәрбиягә бала алган гаиләләр иҗтимагый оешмасы әгъзалары чакырылган.
Спектакль 18.30да Казан шәһәре, Петербург урамы, 57 йортта (“Әкият” Балалар үзәге бинасы) узачак.