6 май көнне Кырым Республикасының Симферополь шәһәрендә кырым татарларының “Хыдырлез” милли бәйрәме узачак. Әлеге чарада безнең республикадан Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзев, баянчы Айнур Моратов һәм җырчы Сөмбел Билалова катнаша.
“Хыдырлез” Сабан туе кебек, язгы кыр эшләре тәмамланып, терлекләр көтүгә чыккач билгеләп үтелә торган бәйрәм. Ул мул уңыш, муллык һәм байлыкны гәүдәләндерә, ел саен майның беренче атнасында зурлап бәйрәм ителә. Традиция буенча, аны бөртеклеләрдә беренче башаклар пәйда булгач билгеләп үткәннәр.