С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында – “Малайлар капелласы”

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

12 май көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында “Малайлар капелласы” концерты уза. Биредә яшь җырчылар башкаруында рус һәм чит ил классикасы, татар һәм тынлы музыка, бүгенге көн композиторлары әсәрләре яңгыраячак. Музыкаль кичәдә композитор Эльмир Низамов, Казан дәүләт консерваториясе студентларының кыллы  камера оркестры, органчы Андрей Романов та катнашачак.

“Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге малайлар капелласы” музыка коллективы 2014 елда Казанның Идел буе районындагы 20нче балалар музыка мәктәбе базасында оештырылган. Катнашучылары яшь булуга карамастан, әлеге коллектив халыкара, Бөтенроссия һәм республика фестиваль һәм конкурсларда күп тапкырлар җиңү яулап өлгергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International