Казанда Франкофон киносы көннәре ачыла

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

22-30 апрельдә Казанның “Мир” кинотеатрында Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Франкофон киносы киносы көннәре узачак. Тамашачылар рус субтитрлары белән француз телендәге «Киллер поневоле» (реж. Паскаль Шомель), «Набережная Орсе» (реж. Бертран Тавернье), «Лулу - обнаженная женщина» (реж. Сольвейг Анспах), «Как лев» (реж. Самюэль Колларде), «Сначала спой экзамен» (реж. Дэвид Андре), «Я и ты» (реж. Мартен Прово) тулы метражлы фильмнарны карый алайчак.

Франкофон илләренең  (Франция, Бельгия, Сенегал) заманча фильмнары соңгы елларда төрле буын режиссерлары тарафыннан иҗат ителгән төрле жанрдагы картиналар (драма, комедия, документаль лента) белән тәэмин ителәчәк.

Фестиваль кысаларында Россиядә төшерелгән, төп рольне Катрин Денев башкарган “Я и ты”  драмасының премьерасы булачак. Дөнья премьерасы 2017 елның февралендә Халыкара Берлин кинофестивалендә узган иде.

Чараның программасы турындагы тулырак мәгълүматны “Мир” кинотеатрының http://www.kinoteatr-mir.ru сайтында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International