Качалов театры “Кышкы трамвай”га чакыра

2017 елның 14 апреле, җомга

15 апрель көнне 15 сәгатьтә В.И.Качалов исемендәге Казан академик рус зур драма театрының Кече сәхнәсендә “Кышкы трамвай” – шигъри кичәсе узачак. Анда театр артистлары башкаруында Казан шагыйрьләренең әсәрләре яңгыраячак.

 Әлеге проект тәүге тапкыр 4 март көнне тәкъдим ителгән иде. Аны тамашачылар бик яратып кабул итте. Шуңа да театр җитәкчелеге “Идель” журналы белән берлектә театраль-әдәби проект икенче тапкыр күрсәтеләчәк.

Бу проект – шигърият һәм театр сәнгате үрелеше. Аны сәхнәгә ТРның халык артисты Илья Славутский куя.

“Кышкы трамвай” Качалов театрының коммерцияле булмаган проектларын дәвам итә. Алдагылары кебек үк, шигъри кичәгә керү ирекле, тик 292 54 81, 292 54 30, 8 987 410 43 26 телефоннарына шалтыратып, алдан язылырга гына кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International