Мәскәүдә бизнес темасына багышланган кино фестивале уза

2017 елның 14 апреле, җомга

22-27 май көннәрендә Мәскәүдә “Иҗатчылар йолдызлыгы” уен булмаган кино һәм телевидение кинофестивале узачак. Чара “Эшлекле Россия” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм “Россия эшмәкәрлеге тарихы” Россия тарихи җәмгыятенең уртак проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Фестиваль Россия эшмәкәрлеге көнен бәйрәм итүгә багышлана.

Кинофестивале номинацияләре арасында:

“Бөек дәүләт төзүчеләр” – узган гасырлардагы танылган эшмәкәрләр һәм меценатлар турындагы фильм һәм телепрограммалар;

“Традицияләргә тугрылык” – үз бизнесларын Россия өчен традицион саналган кыйммәтләргә нигезләнеп төзегән бүгенге көн эшмәкәрләре турындагы фильмнар һәм телепрограммалар.

“Безнең казанышлар” – 21 гасырда Россия безнесын үстерү турында сөйли торган реклама-тәкъдим итү фильмнары.

“Русча реклама” – Россия предприятиеләре продукцияләре һәм хезмәтләре турындагы реклама роликлары конкурсы.

Кинофестивальнең призлары:

Гран-при – 500 мең сум (номинациягә бәйле түгел).

Дүрт приз – номинацияләрдә җиңүчеләргә 250 шәр мең сум.

Питчинг нәтиҗәләре буенча иганәчеләрдән яңа фильм җитештерүгә 500 мең сум.

Кинофестивалендә катнашучылар үзләренең иҗади эшләрен (фильмнар, сюжетлар, телепрограммалар, роликлар) 2017 елның 15 апреленә кадәр gordeev@deloros.ru  адресы буенча кабул ителә.

Кинофестивале турындагы тулырак мәгълүмат белән Россия Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге сайтында: http://moviestart.ru/2017/03/24/v-moskve-vpervye-projdet-festival-neigrovogo-kino-i-televideniya-sozvezdie-sozidatelej/ танышырга була.

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International