Казан Бөтенроссия дебютантлар питчингының старт мәйданчыгы әверелде

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

“Кино вакыты” форумын оештыручыларның берсе  саналган РФ Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге даими үткәрә торган дебютантлар питчингы күптән түгел Бөтенроссия статусын алды, ә Казан аның рәсми старт мәйданчыгы булды.

 6 апрель көнне Казанда “Кино вакыты” III Бөтенроссия форумы тәмамланды. Ул Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче кинематографистларны берләштерде. Ул көнне кинопроектлар питчингы һәм ачык республика кино сценарийлары конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

“Кино вакыты” Казан форумы чираттагы тапкыр югары оештыру дәрәҗәсен генә күрсәтеп калмыйча, төбәкләр киносын үстерү юнәлешен дә билгеләде. Алдагы биш елда төбәк кинематографы лидерлары федераль дәрәҗәгә чыгачак һәм бу бөтен тармакка файдага гына булачак. Мин бу форум белән Казанда питчинг тарихы башлана дип уйлыйм”, - дип билгеләп үтте РФ Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге башкаручы директоры Дмитрий Якунин.

“Казанда төбәк һәм аз бюджетлы кинога ярдәм итү буенчак индустриаль мәйданчык узды. Ул төбәкләрдәге кино тармагының ничек яшәвен күрсәтте, битараф булмаган катнашучыларны билгеләде. Барнаул, Казан, Уфа катнашучылары ярдәм алды. Кергән акча оештыруга киткән чыгымнардан артты, эш өч юнәлеш буенча алып барылды һәм аларның барысында да уңай нәтиҗә бар – 20 сәгать остаз дәресләре, 5 мәйданчык, 3 юнәлеш, 9 сәгать дәвам иткән фикер алышулар, 5 сәгать питчинг, 1000нән артык кеше”, - дип белдерде “Кино вакыты” форумы җитәкчесе Альбина Нәфигова.

Форумга Россиянең төрле төбәкләреннән гаризалар алынган. Чарага Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләре, Башкортстан, Алтай, Иркутск, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре, Карелия, Удмуртия, Чуашстан, Чечнядан яшь кинематографистларны җыйган.

“Кино вакыты” форумына нәтиҗәләр ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында ясалды. Анда катнашучылар үз проектларын яклады, шулай ук сценарийлар конкурсы һәм питчинг җиңүчеләре дә бүләкләнде.

Ачык республика кино сценарийлары конкурсына барлыгы 45 гариза алынган (“Тулы метражлы уен фильмына иң яхшы киносценарий” номинациясе буенча 5 гариза. “Кыска метражлы уен фильмына иң яхшы киносценарий” номинациясе буенча 38 гариза), аларның 10сы конкурста катнашу шартларына туры килмәү сәбәпле, каралуга кертелмәгән.

Җиңүчеләр Татарстан Мәдәният министрлыгыннан акчалата премия алды. Беренче номинациядә "Преимущества большого города” кино сценарие белән җиңү яулап, 70 000 сумга Дарья Пантелеева ия булды. Ә Лев Кожевниковның “Как Бабай рыбу ловил” эше “Кыска метражлы уен фильмына иң яхшы киносценарий” номинациясендә җиңде. Аңа 30 мең сум күләмендә премия тапшырылды.

Кинопроектлар питчингында “Юман” проекты белән Чуашстаннан килгән Елена Рябцева җиңү яулады. Аның проектына “Русская фильм группа” кинокомпаниясе 200000 сумлык ярдәм күрсәтәчәк. Шулай ук «Canon»компаниясе дә техник ярдәм күрсәтергә әезр.

“Кино вакыты” форумы Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Татаркино” ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, РФ Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе, «FOMIN Bar&Shop» ярдәмендә уза. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International