Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында М.Гафури исемендәге Башкорт академия театры гастрольләре башлана. Театр труппасы гастроль афишасында репертуарларындагы иң яхшы 8 спектакль һәм сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим итә.
Гастрольләр бүген 19.00дә Зур залда Б.Бикбайның “Кахым түрә” спектакле белән ачыла. Аны сәхнәгә режиссер Х.Иргалин куйган.
11 апрель, 11.00, Кече зал, “Итекле песәй”, Ш.Перро, В.Ганзенко.
11 апрель, 19.00, Зур зал. “Ул бит кисә иде”, А.Әхмәтгалиева, Айрат Әбүшахманов.
12 апрель, 15.00, 19.00, Зур зал, “Хыялга каршы”, А.Баймөхәммәтов, А.Ишбулдина.
13 апрель, 12.00, Кече зал. “Диңгез. Утрау. Хәзинә”, Д.Сәлимҗанов.
13 апрель, 19.00, Зур зал, “Мин һинең кайнәң булам”, С.Белов.
14 апрель, 19.00, Зур зал, “Антигона”, Ж.Ануй.
15 апрель, 18.00, Зур зал, “Йосыф һәм Зөләйха”, К.Гали.
Гастрольләр 16 апрель көнне 18.00дә Сәхнәләштерелгән тамаша белән тәмамлана.