7, 8 һәм 20 апрельдә Камал театрының Зур сәхнәсендә 111 сезонның төп премьерасы – татар поэзиясе һәм драматургиясе классигы Илдар Юзеев пьесасы буенча "Ак калфагым төшердем кулдан..." спектакле була.
Ә 6 апрель көнне 12.00дә әлеге спектакльне журналистлар карый ала. Премьераны беренче булып күрергә теләгән мәгълүмат чаралары вәкилләре 5 апрельгә кадәр kamal.press@tatar.ru электрон адресына язып яки 293-83-18, 89274464542 телефоннарына шалтыратып, аккредитация уза ала.