«XXI гасырда мәдәни мирас: саклап калу, файдалану, популярлаштыру»

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты базасында V «XXI гасырда мәдәни мирас: саклап калу, файдалану, популярлаштыру» дигән фәнни-гамәли конференция эшли башлады.

Максаты мәдәни мирас объектларын өйрәнү, реставрацияләү һәм саклап калу булган форумны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, “Кызыл Калкан” Казанны саклап калу буенча иҗтимагый яшьләр хәрәкәте оештыра.

6 апрель көнне узачак пленар утырышта Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре, шул исәптән Демокрит исемендәге Фракия университеты (Греция) профессоры, ИКОМОС (ЮНЕСКО) эксперты Алкивиадис Препис, Белостокский техник университетының архитектура докторы, профессор Ежи Устинович чыгыш ясар дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International