III «Кечкенә шәһәр һәм авылларның мәдәни мозаикасы» Бөтенроссия конкурсы башланды

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

14 март көнне III «Кечкенә шәһәр һәм авылларның мәдәни мозаикасы» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Бәйгедә бөтен ил буенча кечкенә шәһәрләр һәм авылларның коммерцияле булмаган оешмалаыр, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре катнаша ала.

Конкурс Елена һәм Геннадий Тимченколарның Хәйрия фонды тарафыннан РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Ул социомәдәни проектларга булышыруны максат итә. Балалар-яшүсмерләр аудиториясенә йөз тоткан проектларга аерым игътибар күрсәтеләчәк.

Бәйгене үткәрү кагыйдәләре белән Тимченко фондының http://timchenkofoundation.org/activities/initiatives/mosaic һәм конкурсның http://cultmosaic.ru сайтларында танышып булачак. Гаризалар 2017 елның 2 маена кадәр кабул ителәчәк. Ярымфиналга чыгучылар 24 май көнне мәгълүм булыр дип көтелә. Ә җиңүчеләр 17 июльдә игълан ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International