«Әкият» Татар дәүләт курчак театры 13-17 март көннәрендә Аманулланың “Мактанчык әтәч” спектакле белән республика шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыга.
Әсәрне сәхнәгә Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе режиссер Илдус Зиннуров куйган. Рәссамы - Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Губская, композитор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмас Имаев, пластика – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова, аранжировка - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов.
13.03.2017 – Алексеевск, Мәдәният йорты, башлана 10:00, 12:30
14.03.2017 — Чистай, “Восток” мәдәни-ял үзәге, башлана 10:00 һәм 13:00;
15.03.2017 — Түбән Кама, Халык иҗаты йорты, башлана 12:30 һәм 14:00;16.03.2017 — Чаллы, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия, башлана 8:30, 9:30 һәм 10:30
17.03.2017 – Чаллы, ЗЯБ, 4 нче Мәктәп, башлана 8:30.
17.03.2017 – Чаллы, ГЭС, 12 нче гимназия, башлана 12:30 һәм 13:30.