“Балалар балаларга ярдәм итә”

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

3 апрель көнне 18.30да С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында яшь музыкантлар катнашында хәйрия концерты уза. Аны Анжела Вавилова исемендәге фонд һәм “Арт-линия” сәнгатькә ярдәм фонды оештыра.

Концертта “Арт-линия” сәнгатькә ярдәм фонды (аның бер җитәкчесе - Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева) стипендиатлары, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары катнаша. Алар арасында – Муса Җәлилнең оныкчыклары, Мәскәү консерваториясе карамагындагы Үзәк музыка мәктәбе укучылары Михаил Митрофанов-Җәлил һәм Елизавета Малышева да бар. Концертта бөек шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова да катнаша.

Концерт программасында - Гурилёв, Брамс, Прокофьев, Равель әсәрләре. Билетларны сатудан кергән акча Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International