Балалар иҗатында татарларның йолалары чагылышы

2016 елның 19 ноябре, шимбә

23 ноябрьдә көндезге сәгать өчтә  «Әкият» концерт залында (Петербург урамы, 57, 1 кат) Татарстанда яшәүче халыкларның традицияләре һәм йолалары турында «ХӘЗИНӘ» проектының  беренче басмасы чыгуга багышланган зур бәйрәм була. Анда 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары, балалар бию коллективлары, музыка мәктәпләрендә белем алучы балалар, артистлар һәм кунаклар, катнаша.

2014 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең мәдәният идарәсе, Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге, 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе катнашында үзенчәлекле    «ХӘЗИНӘ»  проекты башланып китте.  Аның төп максаты – Татарстанда яшәүче халыкларның бәйрәмнәрен, традиция, йолаларын, әкият-риваятьләрен балалар күзлегеннән чыгып чагылдыру. Проектның беренче этабы яшь рәссамнарның  (10 нан 15 яшькәчә) эшләрен туплап альбом чыгару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International