16 октябрьдә көндезге сәгать уникедә С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында гаилә абонементының «Музыка уен кораллары дөньясы» – «Бәрмәләрнең бәрелеше» дигән беренче концерты була. Тамашачыларны бу кичтә уен коралларының бик борынгы төркеме – бәрмәләр белән таныштырачаклар. Болардан башка хәзер бер генә ансамбль дә яши алмый.
Бәрмә уен коралларында үзенчәлекле «бәрелеш, ярыш»ны талантлы яшь музыкантлар – Татарстан Республикасының Халык артисты Идрис Сабирҗановның шәкертләре уйнап күрсәтәчәк.
«Халык уен коралларының күңел кыллары» – абонементның икенче концерты киләсе елның 12 февралендә булачак.
Анда баян, аккордеон, думбыра, гөслә, балалайка ансамбль составында һәм аерым артистлар башкаруында яңгыраячак.
«Кыллы уен коралларының тылсым көче» 2017 елның 9 апрелендә булачак.
Скрипка, альт, виолончель, контрабас һәм арфа – оркестрдагы уен кораллары арасында «аксөякләр, өстен катлау». Алар булмаса, музыкаль ансамбльнең оешуы шик тудыра. Алар чынлап та тылсым көченә ия, артистлар концертта шуны исбатлап күрсәтәчәкләр.
512-25-35