Бүген Казанда икенче Халыкара «Шомбай-fest» курчак театрлары фестивале ачылды

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казанда "Әкият" Татар дәүләт курчак театры бинасы янында тантаналы төстә икенче Халыкара «Шомбай-fest» курчак театрлары фестивале ачылды.

Фестивальдә катнашучылар "Сукно бистәсе" метро станциясеннән театр мәйданына кадәр урамнар буйлап үттеләр. Әлеге йөрештә Брест һәм Витебск (Беларусь), Ашхабад (Төркмәнстан), Белгород, Екатеринбург, Уфа, Владимир һәм башка шәһәрләрнең курчак театрлары артистлары катнашты.  Фестивальнең жюри әгъзасы, Г. Камал театрының әдәби – драматургия бүлеге җитәкчесе, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов Казанда уздырыла торган фестивальне театр контекстын киңәйтү һәм тамашачыларга берничә көн дәвамында төрле коллективлар чыгышын тәкъдим итү – бу өлкәдә зур үсеш дип атады.

Фестивальнең талисманы – Шомбай сурәте төшерелгән театр әләмен тантаналы рәвештә күтәргәннән соң, икенче «Шомбай-fest» Халыкара курчак театрлары фестивале ачылды дип белдерелде.

Фестивальдә катнашучылар соңрак «Әкият» театры бинасында Татарстан сәнгать осталары концертын карады. Төш вакытында Самара курчак театрының «Киек казлар» спектакле күрсәтелде. Кич белән тамашачыларга Чаллы дәүләт курчак театры «Дюймовочка» спектаклен тәкъдим итте. "Әкият" Татар дәүләт курчак театры фестиваль кунакларына "Ханума" комедиясен куячак.  

27 сентябрьдә фестиваль Башкорт дәүләт курчак театры “Алтынчәч” әкиятен (зур залда) һәм Белорус «Лялька» театры «Погубленная душа, или Наказание грешника» спектаклен күрсәтә. Кич белән Брест театры «Борис Годунов» әсәре буенча «Самозванец» спектаклен куя.

28 сентябрьдә «Царевна-лягушка»ны Оренбург өлкә курчак театры күрсәтәчәк. Кече залда тамашачылар Чувашия Республикасы дәүләт курчак театрының «Спящая красавица» ын карап хозурланачак. Шулай ук биредә актерлык осталыгы буенча Мытищи «Огниво» театры сәнгать җитәкчесе – Россиянең халык артисты, «Театр кукол – XXI век» Ассоциациясе президенты Станислав Железкин осталык дәресләре бирәчәк.

«Шомбай-fest» Халыкара курчак театрлары фестивале Казанда икенче тапкыр үткәрелә. Фестивальны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм "Әкият" Татар дәүләт курчак театры оештыра.

Фестиваль Казанда 26-30 сентябрьдә уза.

Фестиваль кысаларында актерлык осталыгы буенча осталык дәресләре үткәрү, балалар һәм өлкәннәр өчен спектакльләр күрсәтү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International