«Казан татарлары» клубы яңа сезонын ача

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы – «Казан татарлары» клубы Казанда биш ел эшчәнлек алып бара. 

Клуб утырышлары программасы гаять кызыклы – күренекле шәхесләр белән очрашулар, музыкаль коллективлар, артистлар, язучылар чыгышлары. Клубның үз хоры да бар,  аны  Ләйлә Сафиуллина җитәкли. Рәисе Флюра Бибаева җитәкчелегендәге клуб   «Без бер гаилә! Бу яшәүгә көч бирә!» дигән игелекле шигарь белән эшли.

Сезон  25 сентябрьдә 11.00дә ачыла, программада - «Казанская гармоника» ансамбле чыгышы.  

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International