9 сентябрьдә Чистайга һәм Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгына Михаил Вадимович Сеславинский – Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе, Юрий Михайлович Кублановский – танылган шагыйрь, публицист, тәнкыйтьче, ике дистәдән артык шигырь җыентыгы авторы һәм Наталья Федоровна Поленова - В.Д.Поленовның дәүләт мемориаль тарих-сәнгать һәм табигать музей-тыюлыгы директоры кунакка килде.
Алар Б.Пастернакның мемориаль музеенда булдылар, шагыйрьнең юбилее уңаеннан 2015 елда төзелгән яңа экспозиция белән таныштылар. Музейның эшчәнлеген кунаклар бик югары бәяләде.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте