Бөгелмә драма театры «Татнефть» гавами акционер җәмгыяте грантына ия булды

2016 елның 2 сентябре, җомга

31 августта Әлмәтнең  «Нефтьче» мәдәният сараенда «Татнефть» гавами акционер җәмгыяте грантларын тапшыру тантанасы булды.

Быел грант комитеты «Социаль өлкә», «Гражданлык һәм ватанпәрвәрлек», «Мәдәният һәм сәнгать» һәм «Спорт» номинацияләрендә 70  проектны карады, шуларның 28 енә оешма финанс ярдәме күрсәтәчәк.

А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрына  500 мең сумлык грант бүлеп бирелде. Театр җитәкчелеге бу акчаның яңа спектакль әзерләүгә тотылачагын хәбәр итте. 

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International