«Каһарман үлми ул...»

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап, 25 августта Татарстан Республикасы Милли музеенда «Каһарман үлми ул...» дигән күргәзмә ачыла. Музей фондларында сакланучы документлар, фотосурәтләрдән төзелгән күргәзмә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыра.  

Күргәзмә бары бер көн эшләячәк.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International