Татарстанда «Безнең заман» эшче яшьләрнең дүртенче фестивале уздырыла

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

1 июньдә «Безнең заман» эшче яшьләрнең дүртенче фестивале уздырыла. 12 сентябрьгә кадәр оештыру комитеты төрле предприятие һәм оешмалардан гаризалар кабул итә. Фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр эшче яшьләр катнаша ала. Конкурс программасында алар һөнәри эшчәнлеге булмаган төрләрдә катнашырга мөмкин. Коллективлар да, аерым башкаручылар да үз осталыгын күрсәтә ала. Берничә этап каралган: гариза бирү кампаниясе, сайлап алу турлары, финал.

www.yold.ru.

beznenzaman@mail.ru  8(843)238-43-17, 238-00-63.

 ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International