Сентябрьнең 2 сеннән 4 сенә кадәр Казанда V Халыкара яһүд музыкасы фестивале уздырыла. Беренче фестиваль Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2012 елда уздырылды, шуннан башлап ул һәр ел саен оештырыла.
Быел фестивальгә төрле илләрдән 50 музыкант чакырылган. Болар: скрипачы-виртуоз Саня Кройтор (Израиль), җырчы һәм актер Михаил Рискин (Израиль), «Пушкин Клезмер Бэнд» оркестры (Украина), «The Shuk» ансамбле (Израиль), «Гилель» триосы (Белоруссия), «AHAVA» төркеме (Казахстан), «Ойфн Вег» дуэты (Мәскәү) һәм «Grand Positive» ансамбле (Ярославль).
Татарстанның «Симха» ансамбле, «Tatarica» оркестры шулай ук катнаша.
Facebook: https://www.facebook.com/kazanjewishfest
http://kazan-mfem.livejournal.com/
kazan.mfem@gmail.com, +7 950 320 88 66
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте