28 июльдә истәлекле дата – Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне билгеләп үтелә

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне ихлас күңелдән Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне уңаеннан тәбрик итәм.

Моннан мең ел элек булган әлеге тарихи вакыйга илебезнең дәүләти, милли, дини, гомуммәдәни үсешенә көчле йогынты ясады. Христиан дине яңа рухи хәзинәләр системасын булдыру өчен җирлек бирде һәм көчле, үзәкләштерелгән Россия дәүләтенең нигезен тәшкил итте.

Дөнья мәдәнияте һәм сәнгатенең алтын фонды православие  гыйбадәтханә  архитектурасының гүзәл үрнәкләренә,  кабатланмас рәсем һәм музыка сәнгате җәүһәрләренә, әдәби әсәрләргә баеды.   

Әлеге истәлекле көн хәзер дәүләт дәрәҗәсендә зурлап бәйрәм ителә.  Православие мәдәниятен үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә Татарстанда тиешле шартлар тудырыла, борынгы гыйбадәтханәләр реставрацияләнә, яңалары төзелә, дини белем бирү традицияләре торгызыла.

Бәйрәм котлы булсын! Һәммәгезгә рухи күтәренкелек, иминлек, тынычлык, барлык игелекле эшләрегездә уңышлар телим!

Татарстан Республикасы мәдәният министры    А.М. Сибагатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International