Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы кинематография өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыруга коммерциячел булмаган оешмаларны сайлап алу конкурсында җиңеп чыгучыларны атады. Кино төшерүгә субсидияләрнең гомуми суммасы 8 млн. 200 мең сум тәшкил итте.
Җиңүчеләрне мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге эксперт комиссиясе билгеләде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте